1. |
||||
"Зәңгәр күлмәк"/"Голубое платье"
(Татар халык көе, Әхмәт Рәшитов сүзләре)
Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә,
Зәңгәр күлгә көн дә киләсең.
Йөрәгеңдә нинди утлар яна? –
Уйларыңны килә беләсем.
Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә,
Яшел болыннардан үтәсең.
Болын чәчәкләрен җыя-җыя,
Кемне болай сагынып көтәсең?
Зәңгәр күлмәгеңнең зәңгәрлеге
Хәтерләтә аяз күкләрне.
Нинди иркә сүзләр ачар икән
Күңелеңнең серле бикләрен?!
"Zenger kulmek"/"Blue dress"
Zenger kulmegenne kiyasen de,
Zenger kulge ken de kilesen.
Yeregende nindi utlar yana? –
Uylarinni kile belesem.
Zenger kulmegenne kiyasen de,
Yashel bolonnardan utesen.
Bolin chechekleren jiya-jiya,
Kemne bolay saginip ketesen?
Zenger kulmegennen zengerlege
Haterlete ayaz kuklerne.
Nindiy irke suzler achar iken
Kunelennen serle bikleren?!
|
||||
2. |
||||
"Олы юлның тузаны"/"Пыль большой дороги"
(Татар халык җыры)
Олы юлның тузанында
Үзем күрдем тузганын.
Белми калдым, сизми калдым
Яшь гомернең узганын.
Олы юлның тузанында
Калды минем эзләрем.
Кайда икән яшьлегем, дип,
Шул юлларда эзләдем.
Олы юлның тузанында
Югалттым эзләремне.
Алда гомер бардыр барын,
Сагындыра узганы.
"Olo yulnin tuzani"/"The dust of the long road"
Olo yulnin tuzaninda
Uzem kurdem tuzganin.
Belmi kaldim, sizmi kaldim
Yesh gemeremnen uzganin.
Olo yulnin tuzaninda
Kaldi minem ezlerem.
Kayda iken yashlegem, dip,
Shul yullarda ezledem.
Olo yulnin tuzaninda
Yugalttim ezleremne.
Alda gemer bardir barin,
Sagindira uzgani.
|
||||
3. |
||||
"Мактаулы егет"/"Хвастливый парень"
(Татар халык җыры)
Егет егетлеген итә,
Ат эчерә буранда.
Әлләли, бәлләли... ат эчерә буранда.
Йөрәгенә чыдый алмый,
Чыгып җырлый урамда.
Акбүз атның аппагы ла
Ал чәчәкне таптамас.
Әлләли, бәлләли... ал чәчәкне таптамас.
Егетләрнең акыллысы
Үз-үзен мактамас.
Ай-hай егет бигрәк чибәр,
Кылануың килешә.
Әлләли, бәлләли... кылануың килешә.
Синең кебек матур егет
Морадына ирешә.
Безнең йортта тимер капка,
Ачыла да ябыла.
Әлләли, бәлләли... ачыла да ябыла.
Акылы булган егетләргә
Матур кызлар табыла.
Әлләли, бәлләли... матур кызлар табыла
Әлләли, бәлләли... матур кызлар табыла
Ай-hай егет, ай-hай...
"Maktauli eget"/"Boasting guy"
Eget egetlegen ite,
At echere buranda.
Elleli, belleli… at echere buranda.
Yeregene chidiy almiy,
Chigip jirliy uramda.
Akbuz atnin appagi la
Al chechekne taptamas.
Elleli, belleli… al chechekne taptamas.
Egetlernen akillisi
Uz-uzen maktamas.
Ai-hai eget bigrek chiber,
Kilanuin kileshe.
Elleli, belleli… kilanuin kileshe.
Sinen kebek matur eget
Moradina ireshe.
Beznen yortta timer kapka,
Achila da yabila.
Elleli, belleli… Achila da yabila.
Akilli bulgan egetlerge
Matur kizlar tabila.
Elleli, belleli… matur kizlar tabila
Elleli, belleli… matur kizlar tabila
Ai-hai eget, ai-hai…
|
||||
4. |
Su buylap (Су буйлап)
04:39
|
|||
"Су буйлап"/"Вдоль реки"
(Халык сүзләре, халык көе)
Идел бит ул, тирән бит ул,
Тирән бит ул, киң бит ул, шул,
Тирән бит ул, киң бит ул;
Караңгы төн, болотло көн
Без аерылган көн бит ул.
Идел бит ул - бик мул елга,
Ул бит диңгезгә китә, шул,
Ул бит диңгезгә китә;
Аккан сулар, искән җилләр
Йөрәгемне җилкетә.
Идел буйларына барсам,
Әйтер идем Иделгә, шул,
Әйтер идем Иделгә;
Минем кайгыларымны да
Алып кит, дип, диңгезгә.
Су буйлары моңлы иде,
Без аерылган чагында, шул,
Без аерылган чагында;
Тормыш дулкыннары безне
Кушыр әле тагын да.
"Su buylap"/"Along the river"
Idel bit ul, tiren bit ul,
Tiren bit ul, kin bit ul, shul,
Tiren bit ul, kin bit ul;
Karangi ten, bolotli ken
Bez aerilgan ken bit ul.
Idel bit ul – bik mul yelga,
Ul bit dingezge kite, shul,
Ul bit dingezge kite;
Akkan sular, isken jiller
Yeregemne jilkete.
Idel buylarina barsam,
Eyter idem idelge, shul,
Eyter idem idelge;
Minem kaygilarimni da
Alip kit, dip, dingezge.
Su buylari monli ide,
Bez aerilgan chaginda, shul,
Bez aerilgan chaginda;
Tormosh dulkinnari bezne
Kushir ele tagin da.
|
||||
5. |
||||
"Озата барма"/"Не провожай меня"
(Халык сүзләре, халык көе)
Озата барма, дускай, озата барма,
Олы юл бит, бәлки, адашмам.
Синең серле зәңгәр күзләреңне
Башка күзләр белән алмашмам.
Озата барма, дускай, кайталмассың,
Сүзең бабыбер әйтә алмассың.
Сөям дигән йомшак сүзең белән
Күңелемне юата алмассың.
Озата барып, дускай, кайткан чакта,
Хәтфә чәчкәләрне тапама.
Вакытлыча гына озаткан булып,
Яшь йөрәккәемә ут салма.
"Ozata barma"/"Don't follow me"
Ozata barma, duskay, ozata barma,
Oli yul bit, belki, adashmam.
Sinen serle zenger kuzlerenne
Bashka kuzler belen almashmam.
Ozata barma, duskay, kaitalmassin,
Suzen bariber eyte almassin.
Seyem digen yomshak suzen belen
Kunelemne yuata almassin.
Ozata barip, duskay, kaitkan chakta,
Hetfe chechkelerne tapama.
Vakitlicha gina ozatkan bulip,
Yesh yerekkeyeme ut salma.
|
||||
6. |
Yaz da bula (Яз да була)
05:10
|
|||
"Яз да була"/"Весна придет"
(Муса Җәлил сүзләре, татар халык көе)
Яз да була, көз дә була,
Яр читләре боз була;
Яшь чагыңда кемне сөйсәң,
Күңлең шуңарда була.
Яз да була, көз дә була,
Хавалар салкын була;
Хавалар салкын булса да,
Йөрәктә ялкын була.
Яз да була, көз дә була,
Кичләрен томан була.
Яз да, көз дә күңелләрдә
Дәртле хис тулган була.
"Yaz da bula"/"The spring will come"
Yaz da bula, kez de bula,
Yar chitlere boz bula;
Yesh chaginda kemne seysen,
Kunelen shunarda bula.
Yaz da bula, kez de bula,
Havalar salkin bula;
Havalar salkin bulsa da,
Yerekte yalkin bula.
Yaz da bula, kez de bula,
Kichleren toman bula;
Yaz da, kez de kunellerde,
Dertle his tulgan bula.
|
||||
7. |
Asilyar (Асылъяр)
04:24
|
|||
"Асылъяр"
(Татар халык җыры)
Әйдә барыйк сахраларга, сахраларга-
Гөлләр араларына, Асылъяр,
Матур яр, гүзәлем,
Өзеләдер үзәгем. (2 кат)
Безнең хәзер тиң чагыбыз, тиң чагыбыз
Былбыл балаларына, Асыльяр,
Асыльяр, күгәрчен,
Күрми ничек түзәрсең. (2 кат)
Түтәлдәге гөлләр кебек, гөлләр кебек
Гөрләп үскән чагыбыз, Асыльяр,
Матур яр, кошкаем,
Аерылмыйк, дускаем. (2 кат)
"Asilyar"
Eide bariyk sahralarga, sarralarga –
Geller aralarina, Asilyar,
Matur yar, guzelem,
Ozeleder uzegem. (2 kat)
Beznen hazer tin chagibiz, tin chagibiz
Bilbil balalarina, Asilyar,
Asilyar, kugerchen,
Kurmi nichek tuzersen. (2 kat)
Tuteldege geller kebek, geller kebek
Gerlep usken chgibiz, Asilyar,
Matur yar, koshkayem,
Aerelmik, duskayem. (2 kat)
|
||||
8. |
||||
"Син сазыңны уйнадың"/"Ты играл на сазе"
(Татар халык көе, Нәкый Исәнбәт сүзләре)
Моңланып ай нурларында,
Син сазыңны уйнадың;
Нинди кыллар чиртте, бәгырем,
Ул матур яшь кулларың?
Бакчаның бер почмагында
Мин утырдым, тыңладым;
Тыңладым да мин ирексез
Яшьлегемне уйладым.
Уйладым мин яшьлегемне,
Син сазыңны уйнадың.
Кайгылы күңелем тавында
Яңгырады кылларың.
Яңгырады ул моңлы кыллар...
Син сазыңны уйнадың.
Чыңлаган шул кылларыңдай,
Бер-бер үтте елларым:
Үтте айлар, үтте еллар,
Түзмәдем мин, еладым
Үтте айлар, үтте еллар,
Син сазыңны уйнадың.
"Sin sazinni uynadin"/"You played on saz"
Monlanip ay nurlarinda,
Sin sazinni uynadin;
Nindi killar chirtte, begirem,
Ul matur yesh kullarin?
Bakchanin ber pochmaginda
Min utirdim, tinladim;
Tinladim da min ireksez
Yeshlegemne uyladim.
Uyladim min yeshlegemne,
Sin sazinni uynadin.
Kaigili kunelem tavinda
Yangiradi killarin.
Yangiradi ul monli killer…
Sin sazinni uynadin.
Chinlagan shul killarinday,
Ber-ber utte ellarim:
Utte aylar, utte eyllar,
Tuzmedem min, eladim.
Utte ailar, utte ellar,
Sin sazinni uynadin.
|
Streaming and Download help
If you like Roza Mamleeva, you may also like:
Bandcamp Daily your guide to the world of Bandcamp